Арча
Арча | |
Байрак | Илтамга |
Нигезләнү датасы | XIII гасыр |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Нәрсәнең башкаласы | Арча районы |
Административ-территориаль берәмлек | Арча районы |
Сәгать поясы | UTC+03:00 |
Халык саны | 20 421 (2021)[1] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 100 метр |
Почта индексы | 422000 һәм 422002 |
Җирле телефон коды | 84366 |
Монда җирләнгәннәр төркеме | Төркем:Арчада вафатлар |
Арча Викиҗыентыкта |
Арча (лат. тат. Arça, рус. Арск) — Татарстандагы шәһәр, Арча районының үзəгe.
Халык саны — 20 046 мең кеше (2016).
География
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Казансу елгасында урнашкан, Казаннан төньяк-көнчыгышка таба 65 км ераклыкта тора. Казан — Ижау тимер юлының станциясе.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Риваять буенча, Арча XIII гасырда Батый хан тарафыннан нигезләнә. Рус елъязмаларында Арча турында беренче мәртәбә 1497 елда мәгълүмат очрый.
1552 елда руслар тарафыннан алына, 1606 елдан — рус ныгытмасы. 1781 елдан — Казан калгайлыгы Арча өязе үзәге, 1796 елдан — өяз үзәге булмаган шәһәр.
1856 елда Арча шәһәрендә 2 чиркәү, 265 йорт һәм 30 лавка (кибет) булган.
1926 елда Арча шәһәр статусын югалта.
1920—1930 елларда — ТАССРның Арча кантоны үзәге, 1930 елдан Арча районы үзәге булып тора.
2008 елда Арчага шәһәр статусы кайтарыла.
Халык
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1840[2] | 1866[3] | 1897[4] | 1926[5] | 1939[5] | 1959[6] | 1970[7] | 1979[8] | 1989[9] | 2002[10] | 2010[11] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
1 551 | 1 338 | 1 228 | ~2 600 | ~5 200 | 7 519 | 9 329 | 11 376 | 13 938 | 17 211 | 18 114 |
Төп милләтләр:
- 1989 елгы җанисәп буенча: татарлар — 83,7%, руслар — 15,0%.
- 2002 елгы җанисәп буенча: татарлар — 88,2%, руслар — 10,7%.
Икътисад
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Кирпеч заводы, крахмал заводы, бәрәңге киптерү заводы, асфальт заводы, төзү материаллар комбинаты, мех фабрикасы, сөт комбинаты.
2006 елда «Милли аяк киеме» ААҖ ябылган.
Мәгариф
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Арча педагогика көллияте
- Арча агросәнәгать һөнәри көллияте
Мәдәният
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Шәхесләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Равил Айдаров (1950), КДАТУның Архитектура һәм дизайн институты график модельләштерү кафедрасы профессоры.
- Гөлнара Габдрахманова (1971), Татарстанның архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе (2018 елның 4 маеннан). Татарстанның атказанган укытучысы (2016).
- Марат Гатин (1976), Россотрудничествоның Мисырдагы вәкиллеге башлыгы урынбасары.
- Эрнест Дышаев (1938―2017), рәссам-карикатурачы.
- Ленар Сафин (1969), ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры (2010 елның 22 апреленнән).
Галерея
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]-
Вокзал
-
Мәдәният йорты
-
Совет мәйданы
-
Арча педкөллияте. «Әлифба» музее да шунда урнашкан
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Итоги Всероссийской переписи населения 2020 года (по состоянию на 1 октября 2021 года)
- ↑ Статистические таблицы о состоянии городов Российской империи, 1840
- ↑ Казан губернасы торак урыннары исемлеге, 1866
- ↑ Населенныя мѣста Россійской Имперіи въ 500 и болѣе жителей. Санктъ-Петербургъ, 1905.
- ↑ 5,0 5,1 https://www.mojgorod.ru/r_tatarstan/arsk/index.html
- ↑ 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2013-05-25