Һэлли Берри
Һэлли Берри | |
Halle Berry | |
Һэлли Берри. 2017 | |
Туган исеме: |
ингл. Maria Halle Berry |
---|---|
Туган көне: | |
Туу җире: | |
Гражданлыгы: | |
Һөнәр: |
киноактриса, модель |
Карьера: |
1989 — х. в. |
Бүләкләр: | |
IMDb: | |
hallewood.com |
Һэлли Берри, Мария Һэлли Берри (ингл. Maria Halle Berry, 1966 елның 14 августы, АКШ, Оһайо, Кливленд) — АКШ кино һәм телевидение актрисасы. Иң күп гонорарга (фильм саен 10 млн $ га) эшләүче актрисаларның берсе. «Эмми» (2000), «Алтын глобус» (2000), «Оскар» (2002) премияләре лауреаты. Кино тарихында төп рольне башкарган өчен Оскар премиясе бирелгән беренче кара тәнле актриса.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1966 елның 14 августында АКШның Оһайо штатында Кливленд шәһәрендә туган. Bedford High School урта мәктәбен, Cuyahoga Community College көллиятен тәмамлаган.
1980 еллар башында берничә матурлык конкурсында катнаша: 1986 елда «АКШ гүзәле» исемен ала. 1986 елда «Дөнья гүзәле» конкурсында катнашып, 6нчы урынны ала. Әлеге конкурста АКШтан катнашкан беренче кара тәнле кыз.
1980 еллар азагында кино сәнгатенә кереп китә. Спайк Ли (ингл. Spike Lee) төшергән «Jungle Fever» (тат. Тропиклар бизгәге) фильмында башкарган Вивиан роле аңа танылу китерә.
2002 елда алман-швейцарияле кинорежиссер Марк Фостер (ингл. Marc Forster) куйган «Monster's Ball» (тат. Монстрлар балы) фильмында уйнаган Летиция Масгроув роле өчен Оскар премиясенә лаек була.
2004 елда француз супервайзеры Питоф (фр. Jean-Christophe «Pitof» Comar) куйган «Catwoman» (тат. Хатын-мәче) фильмында уйнаган төп роле өчен 12,5 млн $ акча ала.
2005 елда «Иң начар уйнаучы актриса» буларак «Кура җиләге» антипремиясенә лаек дип табыла.
Гаилә хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әнисе — ак тәнле, чыгышы белән Англиядән. Әтисе — кара тәнле, Оһайо штатында туган.
Беренче ире (1993—1997 елларда) — баскетболчы Дэвид Җастис (14.04.1962).
Икенче ире (2001—2005 елларда) — музыкант Эрик Бене (15.10.1966).
Өченче ире-өйдәше (2005—2010 елларда) — фотомодель Гэбриэл Обри (30.08.1976). Кызлары: Нала Ариэла Обри (16.03.2008).
Дүртенче ире (2013—2016 елларда) — француз актеры Оливье Мартинес (12.01.1966). Уллары: Масео Роберт Мартинес (05.10.2013).
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Август аенда кабынгын йолдызлар. Һэлли Берри. «Сөембикә», 2016 ел, август, 63нче бит. ISSN 0869-1398
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Тышкы сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Әлифба буенча шәхесләр
- 14 август көнне туганнар
- 1966 елда туганнар
- АКШта туганнар
- Әлифба буенча фотомодельләр
- АКШ актрисалары
- АКШ кинематографы актрисалары
- АКШ телевидение актрисалары
- XX гасыр актрисалары
- «Эмми» премиясе лауреатлары
- «Оскар» премиясе лауреатлары
- АКШ киноактерлар гильдиясе премиясе лауреатлары
- «Алтын глобус» премиясе лауреатлары
- Шәхесләр:АКШ
- XXI гасыр актрисалары