Шамил Апанаев
Шамил Апанаев | |
---|---|
Туган телдә исем | Шамил Мәхмүд улы Апанаев |
Туган | 19 ноябрь 1946 (78 яшь) Мәскәү |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ → Россия Федерациясе |
Һөнәре | рәссам, мөгаллим |
Балалар | Тимур, Морат, Диләрә |
Ата-ана |
|
Шамил Апанаев (Шамил Мәхмүд улы Апанаев) – рәссам, мөгаллим.
1946 елның 19 ноябрендә Мәскәүдә туган. Атаклы Апанаевлар нәселеннән:[1] Исмәгыйль Апанаев → Муса Апанаев → Габделкәрим → Габдрахман → Рәшид → Мәхмүд → Шамил[2]
Тәрҗемәи хәле.
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Балачактан рәсем ясарга һәвәслеге булу сәбәпле, Шамилне ата-анасы Мәскәү шәһәренең пионерлар йортына рәссам В.А. Воронин остаханәсенә йөртәләр.
1961 елда зур конкурс аркылы үтеп, Мәскәүнең «1905 ел истәлегенә» сәнгать училищесына укырга керә һәм 1966 елда аны зур уңыш белән тәмамлый.
1966 - 1969 елларда хәрби хезмәттә.
1975 – 1981 елларда Мәскәүнең архитектура институтында укый.
Россиянең Рәссамнар берлеге әгъзасы (1992).
«Рәссам» татар-башкорт рәссамнары берлегенең әгъзасы.(2004)
«Элита-М» сәнгать студиясендә укыта. Мәскәүнең өстәмә белем бирүче мөгаллимнәре ярышында җиңүче (2004).
Гаиләсе.
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әтисе, Мәхмүд Рәшид улы Апанаев, Казаннан, әнисе, Зәйнәб Гыйбадулла кызы Хәбибуллина, Ырынбурдан. Әтисе Рәшид Мәскәүнең № 38, 292 татар мәктәпләрендә физика, математиканы татарча укыта. Әнисе Зәйнәб тә шул мәктәпләрдә укыта. Бөек Ватан сугышы башлангач, әтисе Рәшид, үзе теләп, Ростокин дивизиясенә язылып, сугышка китә, әнисе Зәйнәбне мәктәп-интернат балалары белән Яр Чаллыга күчерәләр. Сугыштан соң Мәскәүдә татар мәктәпләре ябылгач, икесе дә һөнәрләрен алыштырырга мәҗбүр булалар: Мәхмүд заводка, Зәйнәб сүзлекләр бастыручы нәшриятка урнаша.
- Сеңлесе Гүзәл Апанаева – Россиянең халык артисты, биючеләр әзерләүче мөгаллимә.[3]
Катнашкан күргәзмәләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- “ Сабантуйга 100 ел”,[4]
- Россия сәнгать хезмәткәрләренең Үзәк йортында,
- Мәскәүдә “Оптика йорты”нда,
- “Кентавр Галереясе”ндә,
- “Варварка урамындагы Галерея”дә,
- “Милләтләр Йорты”нда һ.б. залларда уздырылган күргәзмәләрдә катнашып килә.
Төп хезмәтләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
- “Әтиемнең портреты”
- “Идел буйлап”
- “Җәйге көн”
- “Көзнең алтыны” (1997)
- “Беренче кар” (1999)
- “Мартның каеннары” (2002) [5] һ.б.
Рәссамның иҗат җимешләре Польшада, Алманиядә, Австриянең һ.б. чит илләрнең дәүләт музейларында һәм шәхси кулларда саклана.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1. Каталог Художественной выставки "Неизвестная Россия. ХХI век."
2. Суфия Мостафина - Апанаева. Апанаевлар.(китапта: Историческая генеалогия татарского народа. Казан, 2012, 149 бит)
3. Дина Аляутдинова. История удивительной судьбы. (китапта: Историческая генеалогия татарского народа. Казан, 2012, 144 бит)
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Историческая генеалогия татарского народа (төзүчесе Беляев А.Б.). Казан, 2012, 149 бит. ISBN 978-5-298-02215-6
- ↑ Шежере рода Апанаевых (китапта: Историческая генеалогия татарского народа. Казан, 2012, 150 бит. ISSN 978-5-298-02215-6
- ↑ Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге сайтында:https://tatmsk.tatarstan.ru/rus/info.php?id=401082(үле сылтама)
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2014-08-07
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2016-01-29, retrieved 2014-08-07