Фәрит Газизуллин
Внешний вид
Фәрит Газизуллин | |
---|---|
Туган телдә исем | Фәрит Рәфыйк улы Газизуллин |
Туган | 20 сентябрь 1946 (78 яшь) ТАССР, Яшел Үзән |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Россия |
Һөнәре | дәүләт эшлеклесе, министр |
Балалар | улы Ринат (1973), оныклары Тимур (Тит)[1], Әмир |
Гыйльми дәрәҗә: | фәлсәфә фәннәре нәмзәте[d] |
Фәрит Газизуллин (Фәрит Рәфыйк улы Газизуллин, рус. Фарит Рафикович Газизуллин) — РФ милек мөнәсәбәтләре министры (1997-2004), «Газпром» ААҖ директорлар шурасы әгъзасы. Социология фәннәре докторы, фәлсәфә фәннәре кандидаты.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1946 елның 20 сентябрендә Яшел Үзән шәһәрендә туган. Горький шәһәрендә су транспорты инженерлары институтын «инженер-механик» белгечлеге буенча тәмамлаган (1973).
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1963-1969 Яшел Үзән шәһәрендә Горький исемендәге заводта җыючы, техник-нормалаучы, ВЛКСМ комитеты сәркатибе.
- 1969-1973 ВЛКСМ Яшел Үзән шәһәр комитеты беренче сәркатибе.
- 1973-1976 ВЛКСМ Яр Чаллы шәһәр комитетты беренче сәркатибе.
- 1976-1980 ВЛКСМ Татарстан өлкә комитеты сәркатибе.
- 1980-1984 КПССның Яр Чаллы шәһәре Комсомол район комитеты икенче сәркатибе.
- 1984-1987 Яр Чаллы шәһәре Комсомол районы шәһәр шурасы башкарма комитеты рәисе.
- 1987-1989 ТАССР министрлар шурасы бүлек мөдире.
- 1989-1991 ТАССР дәүләт планы комитеты рәисенең беренче урынбасары.
- 1991-1996 ТР хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары – дәүләт мөлкәте белән идарә итү һәм сәнәгать дәүләт комитеты рәисе.
- 1996 елның июненнән РФ дәүләт мөлкәте белән идарә итү дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары.
- 1997 елның сентябреннән РФ дәүләт мөлкәте министрының беренче урынбасары.
- 1997 елның декабреннан РФ хөкүмәте рәисе урынбасары-РФ дәүләт мөлкәте министры (1999 елның гыйнваре-мартында өзеклек белән).
- 2000 елның маеннан РФ милек мөнәсәбәтләре министры.
- 2004 елда министрлык административ реформа сәбәпле бетерелелә.
«Газпром» ААҖ директорлар шурасы әгъзасы (1998-1999 елларда шура рәисе), 2010 елда аудит буенча комитет әгъзасы.[2]
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ чукындырылгач, алан исеме
- ↑ «Газпром» сайтында, archived from the original on 2017-04-14, retrieved 2015-04-29